«Рус халык кәсепләре»: китап күргәзмәсе (6+)

6 нчы санлы китапханәнең өлкәннәр абонементында, Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан, «Рус халык кәсепләре» дигән китап күргәзмәсе эшли.
Халык иҗаты – иң күркәм һәм үзенчәлекле мәдәният күренешләренең берсе. Безнең ил борын-борыннан  үзенең гжель, хохлома, жостов бизәкләре, дымка уенчыклары кебек берсеннән-берсе матур кәсепләре һәм һөнәрләре белән данлыклы. Матур итеп әзерләнгән күргәзмә кызыксынучан укучыларыбызны бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмаган халык кәсепләренең бай мирасы белән таныштыра. 
Күргәзмә киң даирә укучылар өчен исәпләнгән.

Поделиться: